Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте командасы “Технопатриот” бөтенроссия ярышларының төбәк этабында беренче урынны яулады.
Остаз Сергей Руотсалайнен җитәкчелегендә студентлар Александр Иванов һәм Алексей Сидтиков җир өсте пилотсыз системалары белән идарә итүдә һәм инжинирингта иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, махсус трассада сынауларны уңышлы уздылар һәм инженерлык мәсьәләләре комплексын чиштеләр.
Ярышлар Казанда өч көн дәвам итте. Җиңү өчен Россиянең 15 шәһәреннән 32 команда көрәште — барлыгы 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 гә якын катнашучы.
Алда - бөтенроссия финалы: хәзер аларга Мәскәүдә узачак ярышларның йомгаклау этабында Татарстан данын якларга туры киләчәк.

