Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына алгы сызыкта торган якташларыбыз өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Авырлыгы 25 тонна булган йөк составында – техника, ягулык, тәгәрмәчләр, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре һәм шәхси посылкалар.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев волонтерларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: “Җиңү — уртак хезмәт. Безнең система оештырылган. Барыбыз да уртак җиңүгә зур өлеш кертәбез. Читтә калмаган һәркемгә рәхмәт, ә без үз ягыбыздан сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез”.
Ул шулай ук актив волонтерларга медальләр һәм хәрби частьләрдән рәхмәт хатлары тапшырды.

