«ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә 2026 елда авыл яшьләре өчен җиде республика конкурсы үткәрә. «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» кушымтасында мәҗбүри теркәлергә һәм 1 ноябрьгә кадәр amo-konkurs@mail.ru электрон почтасына гаризалар җибәрергә кирәк.
Конкурсның номинацияләре: «Киләчәк аграрие: дөньяны үзгәртә торган һөнәр», «Агролидер», «Авылның яшь идарәчесе», «Минем гаиләм – минем байлыгым», «Үз авылыңны ач: туристлар өчен маршрут», «Авыл репортажы: эчтән караш», «Авыл илһамы: традициядән иҗатка».
Һәр конкурсның 10 җиңүчесе 30 мең сумлык бүләк сертификатлары алачак.

