«Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә икенче мобиль яшеренү урыны урнаштырдылар. Бу юлы ул федераль ГОСТ нигезендә «Домкор Индустрия» компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Объект 12 кешегә исәпләнгән һәм металл ишек, яктырту системасы һәм эскәмияләр белән җиһазландырылган.
Саклау корылмаларының яңа форматы белән Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев танышты. Ул ассызыклаганча, бу практиканы шәһәрнең барлык җитештерү мәйданчыкларына да җәелдерергә кирәк. Район башлыгы эшмәкәрләрне җыеп, аларга әзер карарны күрсәтергә кушты.
«Гаилә» паркындагы яшеренү урыны да яңарту көтә. Аны автомат рәвештә ачылучы ишек белән җиһазландырачаклар, электр үткәрәчәкләр һәм эскәмияләр урнаштырачаклар. Барлык булачак корылмалар бертөрле комплектацияле бердәм форматта эшләнәчәк. Хәзер шәһәрдә шундый ук комплектациядәге өстәмә саклау корылмаларын урнаштыру өчен урыннар билгеләү буенча эш алып барыла.

