Республика маркетинг үзәге ресурсында «Продукция каталогы» киңәйтелгән мәгълүмат модуле кертелде.
Товарларның цифрлы витринасы Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмати системасы белән берләштерелгән һәм Татарстан предприятиеләре җитештерә торган продукцияне урнаштыру өчен билгеләнгән.
Хәзерге вакытта «Продукция каталогы» базасында 2,2 млн артык позиция бар.
Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләрен үз продукцияләре турында актуаль мәгълүматларны «Продукция каталогы»на урнаштырырга чакырабыз. Бу потенциаль сатып алучылар, шул исәптән регионнан читтә заказ бирүчеләр өчен товарларны күрергә ярдәм итәчәк.

