ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юл йөрү кагыйдәләрен онлайн-олимпиадада тикшереп кара
Балалар
  • 16 Сентябрь 2026 - 13:18
  • Караулар: 26

22 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр мәктәп укучыларын һәм 5 яшьтән өлкәнрәк мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла торган «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар.

Бу – биремнәр генә түгел, ә куркынычсыз чишелешне тиз һәм дөрес сайларга кирәк булган реаль юл ситуацияләрен тикшерү. Һәр яшь өчен аңлаешлы, кызыклы һәм файдалы сораулар әзерләнгән.

1-9 сыйныф укучылары ата-аналары яки педагоглары белән бергә катнаша ала. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак, ә җиңүчеләрне грамоталар һәм дипломнар көтә.

«Учи.ру» платформасында теркәлергә һәм олимпиадага кушылырга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^