Түбән Камада Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды. Укытучылар, остазлар һәм тәрбиячеләр өчен бәйрәмне «Татнефть» оештырды. Компания беренче мәртәбә педагоглар өчен аерым чара үткәрә, шул рәвешле аларның хезмәтенең әһәмиятен һәм киләчәк буыннарны тәрбияләүгә һәм укытуга керткән өлешләрен ассызыклый.
Бәйрәмгә «Татнефть» бердәм белем бирү вертикален төзи торган балалар бакчалары, мәктәпләр һәм махсус урта уку йортлары педагогларын чакырдылар. Күпчелек очракта нәкъ менә укытучы балага тормышка юл ача: юнәлеш бирә, сәләтләрен ачарга, һөнәрен табарга һәм тормыш ориентирларын формалаштырырга ярдәм итә. Мәктәп партасы артында киләчәк һөнәри юлның, димәк, компания предприятиеләренең кадрлар потенциалының нигезе салына.
Укытучыларны беренче булып Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәм «Татнефть» җәмгыятенең «Нефтегазопереработка» бизнес-юнәлеше җитәкчесе Илшат Сәлахов котлады. Залда барлык укытучыларга бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бу көнне 17 укытучыга күпьеллык хезмәтләре һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү буенча уртак хезмәтләре өчен «Татнефть» бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәм программасы «Татнефть» артистлары, ТР халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина, Нияз Хаматшин һәм Рәфис Кәлимуллин чыгышлары белән дәвам итте.

