14-28 сентябрьдә Түбән Камада алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми торган янәшәдәге территорияләрнең чикләрен билгеләү буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак. Шәһәр һәм район халкы фикер алышуда катнаша һәм үз фикерләрен белдерә ала.
Иҗтимагый фикер алышуларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясе әйләнешен дәүләти җайга салу өлкәсендә РФ норматив хокукый актларын гамәлгә ашыру чаралары турында»гы карары проекты тәкъдим ителә. Аның белән рәсми сайтта танышырга була.
Фикер алышына торган проект буенча үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен түбәнкамалылар язма рәвештә түбәндәге электрон адреска тәкъдим итә алалар: tuban.kama@tatar.ru яисә оештыручы адресына почта аша юллама белән (423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр пр., 12), шулай ук онлайн-сораштыру узарга мөмкин.
Иҗтимагый фикер алышулар вакытында килгән тәкъдимнәр һәм кисәтүләр комиссия тарафыннан каралачак һәм беркетмәдә күрсәтеләчәк, ул Түбән Кама районының рәсми сайтында урнаштырылачак.

