Советлар йортында район Советы һәм шәһәр Советы даими комиссияләренең уртак утырышлары узды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына бюджет проектлары турында фикер алыштылар. Каралган мәсьәләләр район Советы һәм шәһәр Советының 12 декабрьгә планлаштырылган берләштерелгән сессиясендә төп урынны алып торачак.
Төп игътибар шәһәр һәм район тормышының төрле өлкәләрендә бюджет акчаларын бүлүгә бирелде. Депутатлар ТКХ, мәгариф, спорт, яшьләр инициативаларын финанслау, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм башка юнәлешләр буенча планнарны җентекләп карадылар. Мисал өчен, 2026 елда 1 млрд сумнан артып киткән мәдәният бюджеты театрлар һәм музейлар эшчәнлегенә ярдәм итәргә, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне тәэмин итәргә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирәчәк. Торак-коммуналь хуҗалык бүлеге буенча финанслау күләме 750 млн артык тәшкил итәчәк, алар күп фатирлы йорт ремонтына юнәлдереләчәк. Спортны үстерүгә - төрле чаралар уздыру һәм экипировка сатып алу өчен 422 млн сум бүлеп бирергә планлаштыралар.
Түбән Кама муниципаль районының Бюджет һәм финанслар департаменты җитәкчесе Светлана Логинова шәһәрнең һәм районның төп финанс документлары турында доклад белән чыгыш ясады. Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, Түбән Кама районының 2026 елга берләштерелгән бюджеты балансланган һәм керемнәр буенча да, чыгымнар буенча да 12 млрд 619 млн сум тәшкил итә. 2027 елга 13 млрд 601 млн сум күләмендә берләштерелгән бюджет планлаштырылган, 2028 елга - 14 млрд 671 млн сум, шулай ук керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган.
Финанс мәсьәләләреннән тыш, катнашучылар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составларын килештерделәр һәм җирле шәһәр төзелеше нормаларын расладылар.

