ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада район Советы һәм шәһәр Советы сессияләре узды
Сәясәт
  • 14 Октябрь 2025 - 17:08
  • Караулар: 66

Бүген Түбән Камада район Советының һәм шәһәр Советының икенче сессиясе узды. Депутатлар үзләренең даими комиссияләре составын расладылар, шулай ук район һәм шәһәр бюджетларына тиешле үзгәрешләр керттеләр. V чакырылышка сайланган депутатларга таныклыклар тапшыру тантанасы булды.

В Нижнекамске прошли сессии Совета района и Горсовета

Моннан тыш, шәһәр Советы депутатлар корпусы Түбән Каманың «Россия шәһәрләре союзы»нда катнашу мөмкинлеге турында фикер алышты. Сәяси булмаган иҗтимагый оешма җирле үзидарәгә алдынгы тәҗрибәләрне кертүгә юнәлдерелгән проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә, шәһәрләр үсешенең перспектив юнәлешләрен ачыклый, тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар һәм конференцияләр үткәрә.

В Нижнекамске прошли сессии Совета района и Горсовета

Район Советы сессиясенең көн тәртибендә Прости авылы җирләренә кагылышлы ике мәсьәлә чагылдырылган иде.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^