ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Татарстанның гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале узды
Спорт
  • 26 Апрель 2026 - 13:20
  • Караулар: 2

Түбән Камада Татарстан Республикасы гаилә командалары арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия комплексы фестивале узды.

В Нижнекамске состоялся фестиваль «ГТО» среди семейных команд Татарстана

Стадионга республиканың төрле районнарыннан 11 команда җыелды. Һәркайсын берьюлы өч буын тәкъдим итте: әти, әни, бала һәм әби яки бабай. Катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов һәм ТР «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов сәламләде. «Либерти» бию студиясе чыгышы спорт бәйрәменә нур өстәде. 

Ярышлар йомгаклары буенча Азнакай районыннан Миңнехановлар гаиләсе җиңү яулады. Икенче урында — Биектау районыннан Мухиннар гаиләсе, өченче урында — Баулы районыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе. Түбән Кама районыннан җиденче урынны алган Фәхрисламов — Якуповлар гаиләсе чыгыш ясады. 

В Нижнекамске состоялся фестиваль «ГТО» среди семейных команд Татарстана

Фестиваль «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^