Түбән Камада 32 нче тапкыр Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча ачык республика турниры, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә V яшьләр турниры уза. Тантаналы ачылышта шәһәр мэры Радмир Беляев катнашты.
Быел Җиңү өчен 11 авырлык категориясендә 31 команда һәм 400 дән артык спортчы көрәшә. Тантана кысаларында милли көрәш үсешенә өлеш кертүчеләрне, шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәк спорт ветераннарын рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. Катнашучылар һәм кунаклар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары белән концерт программасы әзерләнде. Тантаналы өлештән соң келәмдә ярышлар башланды, анда спортчылар призлы урыннар өчен көч сынашты.

