«СИБУРИНТЕХ-НК»да ике яңа урам укыту-тренировка полигоны ачылды: «Югары куркынычлы эшләр» (РПО) һәм «Штаттан тыш авария-коткару формированиеләре» (НАСФ). Объектлар реаль җитештерү шартларына мөмкин кадәр якынрак булган катлаулы инженерлык корылмаларыннан гыйбарәт.
«Югары куркынычлы эшләр» полигоны ике зонага бүленә: «Биеклектә эшләү» һәм «Газ куркынычы булган эшләр». «Штаттан тыш авария-коткару формированиеләре» полигоны үз эченә зыян күрүчеләрне эвакуацияләү өчен лабиринт, канат белән керү системаларын кулланып коткару өчен шахта, шулай ук янгын сүндерү һәм торбаүткәргечләрдә пневмопластерлар урнаштыру өчен участокларны ала.
Полигоннар 12 кешегә кадәр төркемнәрне берьюлы укыту өчен проектлаштырылган, бу команда эшләрен дә, индивидуаль нормативларны да эшләргә мөмкинлек бирә.
Методолог, «СИБУРИНТЕХ»ның баш эксперты Александр Копытин: «Чынлыкта, бу Россиядә бердәнбер шундый корпоратив объектлар: алдагы полигон белән чагыштырганда, монысы зуррак, киңрәк һәм биегрәк», - дип билгеләп үтте.
2026 елга план буенча, полигоннарда СИБУРның 3 меңнән артык хезмәткәре күнекмәләр эшләячәк, шул исәптән компаниянең башка төбәкләре предприятиеләреннән дә.

