26 сентябрьдә Түбән Камада кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылачак. Бу яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка продуктларны турыдан-туры фермерлардан һәм җирле җитештерүчеләрдән сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Мәйданчыклар «Комета» комплексы янында, Бызов базарында һәм Кама Аланында — «Олимпия» боз сарае каршында эшләячәк.
Ярминкәгә 8:00 дән 14:00 гә кадәр килегез!

