ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Көз - тәмле әйберләр сатып алу вакыты! Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!
Авыл
  • 17 Сентябрь 2026 - 14:05
  • Караулар: 5

Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, «Сити Центр» сәүдә үзәге янында (Корабельная ур., 42) зур көзге ярминкә узачак. Түбән Кама фермерлары белән бергә Баулы районыннан да эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Кунакларны бик күп табигый ризыклар көтә: кош ите, сыер ите, дуңгыз ите, ат ите, балык, йомырка, икмәк, сөт продукциясе, тәм-томнар һәм башкалар. Ярминкәнең эш вакыты: 8:00 дән 14:00 гә кадәр.

Ярминкә шулай ук Кама Аланында «Олимпия» боз сарае территориясендә дә оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында уза.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^