ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда гаиләсе белән тавыш бирде
Рәсми
  • 18 Сентябрь 2026 - 15:24
  • Караулар: 25

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев гражданлык бурычын үтәү өчен үз сайлау участогына гаиләсе белән килде.

"Балачактан сайлаулар минем өчен һәрвакыт бәйрәм булды. Әти-әнием белән сайлау участогына барганымны хәтерлим, анда һәрвакыт тантаналы атмосфера хөкемсөрә иде. Бүген сайлауларга үз гаиләм белән килдем. Балалар бу вакыйганың "эчендә" булырга тиеш дип саныйм", - дип билгеләде Радмир Беляев.

Ул ассызыклаганча, әлеге сайлауларда катнашу — федераль парламентта гражданнар мәнфәгатьләрен кем яклаячагын билгеләү мөмкинлеге ул.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^