Түбән Камада «НефтеХимНавыки» һөнәри осталыкның VII ачык тармак чемпионатының финал этабы узды. Иң яхшы катнашучылар җыелма командага керде, ул СИБУРны Екатеринбургта 9-13 ноябрьдә узачак «Хайтек-2026» халыкара чемпионатында тәкъдим итәчәк.
Чемпионат Төмән, Тобольск һәм Түбән Камада өч атна өч этапта узды. Катнашучылар яңа юнәлешләрне дә кертеп, 20 компетенциядә ярыштылар.
Катнашучылар арасында профессионаллар гына түгел, Түбән Кама, Тобольск, Казан, Төмән, Кстово һәм башка шәһәрләрнең югары уку йортлары һәм көллиятләреннән 49 студент та бар иде.

