«Татнефть»нең «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты дәвам итә!
19 июньдә «Гаилә» паркы амфитеатрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Шәрибҗанов чыгыш ясаячак, ә Н.В.Лемаев исемендәге скверда балалар өчен анимация программасы һәм иҗади мастер-класслар үткәреләчәк.
20 июньдә «Гаилә» паркында Санкт-Петербургтан новатор музыкант Константин Колмаковның чыгышы планлаштырылган. Ул урам музыканты буларак танылган: аны еш кына Сарай мәйданында ишетергә була. Махсус техника аның бер фишкасы булып тора: ул боҗралы аудиосемплаларны җайланма ярдәмендә реаль вакытта яздыра һәм кабатлый, бу исә чыгыш ясаганда ук күп катламлы аранжировкалар ясарга мөмкинлек бирә.
Программалар 18:00 сәгатьтә старт ала.
Бөтен гаиләгез белән килегез һәм анонс белән уртаклашыгыз!
Чара «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында уза. Барлык җәйге вакыйгалар — leto.tatar сайтында.

