7 нче мәктәптә «Аквамарин» ябык типтагы йөзү бассейны 15 августка кадәр эшен туктатты. Бу магистраль челтәрләрдә гидравлик сынаулар үткәрү аркасында кайнар суны сүндерү белән бәйле.
Санитар-гигиена эшкәртү эшләрен башкару өчен зур һәм кече бассейннардагы су агызылачак. Бассейнның техник персоналы әлеге чорда биналарында генераль җыештыру чаралары уздырачак, шулай ук тупланган ялларын һәм еллык отпускларын кулланачаклар.

