23 июнь кичендә Түбән Кама буйлап “Яшьләр ритмы” трамвае юлга чыгачак. Пассажирларны конкурслар, викториналар, бүләкләр, матур чыгышлар, яңа танышулар һәм җылы аралашулар көтә.
Трамвай деподан (Вокзал ур., 9) 20:00 сәгатьтә старт ала. Вагонга алдан теркәлеп кенә кереп була.
Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уза.

