ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
16 чыгарылыш сыйныф укучысы өч фәннән БДИны 100 баллга тапшырды
Мәгариф
  • 19 Июнь 2026 - 10:28
  • Караулар: 13

 18 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Камада 16 укучы өч фәннән БДИны йөз баллга тапшырган. Балалар химия буенча имтиханда иң яхшылары булдылар.

Химия буенча иң югары балны тугыз укучы алган: Исмира Мохтарова һәм Алинә Чекалкина (Красный Ключ мәктәбе), Мәдинә Юнысова (2 нче гимназия), Раил Мәрданов һәм Анастасия Егорова (35 нче лицей), Булат Даутов (38 нче лицей), Арина Егорова (32 нче гимназия), Самат Кыямов һәм Ильяс Яруллин (24 нче лицей).

Рус әдәбияты буенча – Любовь Рубежова (25 нче гимназия), Юлия Колчерина (2 нче мәктәп, экстерн) һәм Анастасия Дувалова (8 нче мәктәп).

Рус теленнән – Сәмирә Якупова (13 нче гимназия), Дмитрий Ильин һәм Ильяс Вәлиуллин (24 нче лицей), Йосыф Ярмөхәммәтов (19 нчы мәктәп).

“Әлеге саннар артында күпме көч торуын күз алдына китерәм. Бу йокысыз төннәр, кичерешләр, даими әзерлек. Балаларның зур хезмәте, ата-аналарның ярдәме һәм укытучыларның көндәлек эше шундый нәтиҗәгә китергән, алар балаларга белемнәрен генә түгел, күңелләрен дә салалар”, - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^