Түбән Каманың 60 еллыгына СИБУР компаниясе, «8 проект төркеме» һәм актив яшәүчеләр «Түбән Кама буенча бергә» юл күрсәткечен ясадылар. Бу туристларга – шәһәр белән танышырга, ә түбәнкамалыларның үзләренә аның турында күп кенә кызыклы фактлар белергә ярдәм итәчәк беренче кесә гиды.
Юл күрсәткече Чулман буенда шәһәрнең ничек төзелүен, уникаль арт-объектларның кайда урнашуын, түбәнкамалыларның ничек яшәвен: кайда укуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен һәм күңел ачуларын, мәдәни кичәләр үткәрүләрен, дуслары белән очрашуларын, кайда ашарга яратуларын һәм матур күренешләрдән кая ләззәт алырга баруларын сөйләячәк.
Юл күрсәткечендә – шәһәрдә һәм аннан читтә 50 дән артык локация. Төп урыннар буенча маршрут ике көнгә исәпләнгән һәм адымлап аңлатылган.
Юл күрсәткеченең электрон версиясен «Түбән Кама буенча бергә» сайтында карап була. Шунда ук үз фикерең яки тәкъдимең белән уртаклашырга мөмкин. Иң яхшы идеяләр кесә гидының киләсе версиясе нигезенә ятачак. Юл күрсәткеченең басма версиясе белән теләгән һәркем шәһәр китапханәләрендә таныша ала.
Фотосурәтләр «8 проект төркеме» тарафыннан бирелде.

