ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Мин киләчәк шәһәрендә яшим!»: балалар һәм яшьләр видеоконтентының бөтенроссия конкурсы старт алды
Бәйгеләр
  • 08 Июнь 2026 - 14:25
  • Караулар: 5

«Мин киләчәк шәһәрендә яшим!» темасына бөтенроссия балалар һәм яшьләр видеоконтенты конкурсында катнашыгыз. Гаризалар 1 августка кадәр contest@centersmartcity.ru электрон почтасына кабул ителә. Эшләрне тапшыру алдыннан түбәндәге шартлар белән танышырга кирәк: https://russiasmartcity.ru/внимание-конкурс.

Җиңүчеләр өчен «Киләчәк шәһәре» Пермь үсеш форумына бару, Мәскәүгә блок-тур, «Россия» ДТРК һәм Милли үзәгенә визит, шулай ук мастер-класслар һәм шәһәр башлыгы белән интервью оештырылачак.

Конкурс «Акыллы шәһәр» командасы тарафыннан РФ Төзелеш министрлыгы, җирле үзидарәне үстерү бөтенроссия ассоциациясе, Г.В.Плеханов исемендәге «Первая Академия медиа» Россия икътисад университеты һәм «Вдохновители» бөтенроссия хәрәкәте ярдәме белән оештырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^