ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр
Мәдәният
  • 22 Май 2026 - 14:44
  • Караулар: 2

Түбән Камада 24 майда ел саен уздырыла торган Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. «Гаилә» паркындагы масштаблы чара көннең төп вакыйгасы булды.  

Бәйрәм кунаклары өчен бай программа оештырылды: тематик фотозоналар, танып белү активлыгы, мастер-класслар, осталар ярминкәсе һәм күргәзмә инсталляцияләре.

Бәйрәм чарасында түбәнкамалылар белән бергә шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина һәм Түбән Кама благочинный протоиерее Александр Колчерин катнашты.   

Балаларны рухи яктан тәрбияләүгә зур өлеш керткән якшәмбе мәктәпләре педагогларын бүләкләү күңелле вакыйга булды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^