ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Нефтехимик» ФК яңа баш тренерны тәкъдим итте
Спорт
  • 28 Май 2026 - 11:27
  • Караулар: 4

 Түбәнкамалы Роберт Геннадьевич Евдокимов «Нефтехимик» футбол клубының яңа баш тренеры булды.

 Роберт Геннадьевич – Түбән Кама футболы тәрбияләнүчесе, шәһәрне, клубны, җанатарларны һәм «Нефтехимик» футбол традицияләрен яхшы белүче кеше. Үз вакытында ул кырга безнең команда составында чыкты, ә соңрак Мәскәү «Спартак» составында Россия чемпионы булды.

 Аның зур тренерлык, көчле клубларда эшләү, «Оренбург» белән Премьер-лигага чыгу тәҗрибәсе, Россия футболында җитди нәтиҗәләре һәм абруе бар.

 «Бүген «Нефтехимик» алдында җитди бурычлар тора. Безгә төп составны гына түгел, балалар-яшүсмерләр футболын да үстерергә, уенга кызыксынуны кайтарырга, чын футбол шәһәре атмосферасын тудырырга кирәк. Роберт Геннадьевичка уңышлар, көчле команда, җанатарларның ярдәмен һәм «Нефтехимик» белән бергә матур җиңүләр телим!» – дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^