Бүген, 28 апрельдә, Түбән Камада Луганск академия филармониясенең Академия симфоник оркестры концерты узачак.
Оркестр «Популяр симфоник миниатюралар» (6+) программасын тәкъдим итәчәк.
Концерт 18:30 да Түбән Каманың С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең концертлар залында (Лемаев мәйданы, 12) башлана. Керү ирекле.

