Түбән Каманың «Золотое яблочко» бию коллективы Халыкара балалар бию һәм музыка фестивалендә чыгыш ясау өчен Төркиянең Мармарис шәһәренә китте.
Бу бәйрәм ел саен төрле илләрдән иҗат коллективларын җыя һәм 23 апрель — Төркиядә суверенитет милли бәйрәме һәм балалар көненә багышлана. Польша, Косово, Албания һәм башка илләрдән килгән коллективлар белән бергә Түбән Кама биючеләре чит ил сәхнәләрендә рус мәдәниятен тәкъдим итәләр.
Визит программасында — шәһәр мәйданчыкларында чыгышлар, тантаналы чараларда катнашу, уртак репетицияләр һәм мәдәни алмашу. Фестивальне оештыручылар, Мармарис муниципалитеты ярдәме белән, яшь артистлар өчен дуслык һәм иҗат атмосферасы тудыра, ә тамашачылар «Золотое яблочко»ның номерларын яратып каршы ала.

