ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына 29 тонна гуманитар йөк җибәрделәр
Игелекле эшләр
  • 23 Апрель 2026 - 15:18
  • Караулар: 54

Бүген Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Волонтерлар, бизнес-бергәлекләр, сугышчыларның туганнары, битараф булмаган шәһәр һәм район халкы җыйган 29 тонна йөк алгы сызык һәм яңа территорияләр арасында бүленәчәк.  

Из Нижнекамска в зону СВО отправили 29 тонн гумгруза

 

Фуралар һәм «Газельләр» тулысынча төзелеш материаллары, генераторлар, тәгәрмәчләр, адреслы посылкалар һәм хезмәтне башкару өчен кирәкле әйберләр белән тутырылды. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына өч автомобиль, өч мотоцикл, мопед һәм махсуслаштырылган техника җибәрелде. 

Из Нижнекамска в зону СВО отправили 29 тонн гумгруза

Из Нижнекамска в зону СВО отправили 29 тонн гумгруза  

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев волонтерларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Бездә атна саен зур эш алып барыла. Волонтерлык үзәкләре, авыл җирлекләре, битараф булмаган түбәнкамалылар – барысы да фронтка ярдәм итәләр. Аларга зур рәхмәт. Безнең сугышчылар әлеге ярдәмне тоялар». Ул актив волонтерларга «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен», «Фронтка күрсәтелгән ярдәм өчен» медальләрен һәм хәрби частьләрдән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^