Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе утырышы узды.
Утырыш алдыннан комиссия әгъзалары һәм килгән кунаклар фойеда борынгы йорт кирәк-яракларын күрә алдылар, җептән курчаклар ясау буенча мастер-класс карадылар, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли киемнәре белән таныштылар.
Комиссия утырышында берничә мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә Түбән Кама шәһәре урамнары исемнәре Реестры буенча чыгышларны тыңлап фикер алышканнан соң, үзгәрешләр беркетмәгә кертелде һәм Реестрны раслау буенча карар кабул ителде.
Икенче мәсьәлә буенча Түбән Кама муниципаль районының Халыклар дуслыгы йортында халыклар тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнү һәм саклау буенча берләшмәләрнең эше турында Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Оксана Малова чыгыш ясады. «Тел, үзенчәлекле традицияләр, гореф-гадәтләр - безнең уртак байлыгыбыз. Барлык телләрне тану һәм хөрмәт итү – тынычлыкны саклауга ачкыч. Халыклар дуслыгы йорты үз эшчәнлегендә күпмилләтле республикабызның барлык халыкларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшне дәвам итәчәк, төрле милләт вәкилләренең телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырачак», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Оксана Харитоновна.
Соңыннан комиссия әгъзалары Түбән Кама муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру комиссиясенең 2022 елга эш планы проекты каралды.

