Түбән Кама химия-технология институтында Түбән Каманың 60 еллыгына һәм Химиклар көненә багышланган VI «ХимикУМ» химик уенының масштаблы интеллектуаль баталияләре узды. СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылган проект Түбән Кама һәм Менделеевск мәктәп укучыларыннан, шулай ук Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентларыннан торган 19 команданы җыйды.
Ярышлар форматын Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, проект авторы Ирина Хомякова әзерләгән.
Барлык этаплар йомгаклары буенча лауреат исеменә Н. В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте һәм 22 нче гимназия командалары лаек булды, бронзаны – 10 нчы мәктәп, көмешне Бакый Урманче исеемндәге 2 нче гимназия алды, ә абсолют җиңүче булып 35 нче лицей командасы танылды.

