16 март көнне КИУның Түбән Кама филиалында махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен компьютер белеме буенча дәресләр башланды. Укулар бушлай үткәрелә һәм «РФ Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырыла.
Курсларда катнашучылар база компьютер программаларын үзләштерәчәкләр, “облако” һәм ясалма интеллект белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Дәресләр тәмамлангач, махсус таныклыклар тапшырылачак. Киләчәктә оештыручылар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен яңа файдалы программалар өстәп, укуларны киңәйтергә планлаштыралар.

