ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Икенче мәктәп базасында энергокласс ачылды
Мәгариф
  • 03 Сентябрь 2025 - 14:50
  • Караулар: 105

2025/2026 уку елында «Сетевая компания» инициативасы белән тармакның булачак кадрларын әзерләү кысаларында Татарстан Республикасы мәктәпләрендә 16 энергетика классы ачылды.

Беренче энергоклассларны уңышлы чыгарганнан соң, ике еллык әзерлек программасы бер үк вакытта җиде шәһәрдә: Казан, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Яр Чаллы, Чистай һәм Бөгелмәдә профильле сыйныфларда ачылды.

На базе второй школы открылся энергокласс

Проектның максаты - мәктәп укучыларына иртә һөнәри юнәлеш бирү, инженерлык белгечлекләренә кызыксынуны арттыру һәм энергетика тармагы өчен кадрлар резервын формалаштыру. Энергоклассларда укыту программасы физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм махсус модульләрне үз эченә ала.

Белем бирү процессында югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары, «Сетевая компания» АҖ белгечләре катнаша.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^