ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Эко буыны» фестивале «Гаилә» паркында йөзләгән яшь экоактивистны җыйды
Табигать һәм без
  • 05 Июнь 2026 - 16:17
  • Караулар: 10

Бүген «Гаилә» паркында яхшы һәм үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Йөзләгән битараф булмаган шәһәрлеләр, өлкәннәр һәм балалар «ЭКО буыны» фестивалендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтү өчен бергә җыелдылар. Чара «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында СИБУР ярдәме белән оештырылды. 

Кунаклар өчен бай программа әзерләнде: иҗат коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, саф һавада уеннар, җанлы почмак, фотозоналар һәм интерактив танып белү мәйданчыклары. Парк чын игелекле эшләр үзәгенә әверелде: биредә икенчел чимал, хайваннар өчен азык һәм әйберләр җыю буенча акцияләр узды.  

Амфитеатр сәхнәсендәге тантаналы өлеш бәйрәмнең кульминациясе булды, анда укучыларны һәм аларның остазларын «Экояз» акциясендә актив катнашулары өчен бүләкләделәр. Иң яхшы сыйныфлар, күп санлы пластик шешәләрне фондка тапшырган укучылар, шулай ук дендрограффити буенча конкурста җиңүчеләр аерым призлар белән билгеләп үтелде.   Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^