Язгы җылы көннәр килү белән шәһәр түтәлләре һәм бакчалары аерым кайгыртуны таләп итә. Яңгырлар булмау һәм туфракның бик тиз кибүе аркасында һәвәскәр чәчәк үстерүчеләрнең эше аеруча мөһим: көн саен су сибү - үсемлекләрне саклау нигезе. Халык җәмәгать киңлекләренең матурлыгын саклау өчен «Бер чиләк су жәл түгел» акциясендә актив катнаша.
20 нче микрорайонның ТИҮС рәисе Ирина Суркова билгеләп үткәнчә: «Чәчәк үстерүчеләрнең хезмәте игътибарсыз калмый. Һәм бу мизгелләрдә, аларның эшенә карап, мондый матурлык өчен бер чиләк су да кызганыч түгеллеген аңлыйсың».

