Экологик икеайлыкның 1,5 аенда Түбән Кама ЭкоЙортына төрле яшьтәге 1 меңнән артык кеше килгән. Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары, битараф булмаган кешеләр һәм шәһәр кунаклары йомык цикл икътисады турында белделәр.
Танып белү экскурсияләре, лекцияләр һәм мастер-класслардан тыш, кунаклар практикада икенчел чималны дөрес сортларга бүләргә өйрәнделәр, ә иң мөһиме — пластикны реаль эшкәртүдә катнаштылар.
Көн саен диярлек ЭкоЙорт күп күләмдә икенчел чимал: капкачлар, батареялар, макулатура һәм пластик кабул итә. Белгечләр боларның барысын да зур эшкәртү заводларына җибәрергә әзерли.
Икенчел чимал җыю нәтиҗәләре:
Макулатура - 1 тонна;
Пыяла - 300 кг артык;
Пластик шешәләр - 200 кг.
ЭКОяз дәвам итә!

