ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Уылдык өчен өй: Түбән Кама балалары Каракүлда балыкларны коткара
Табигать һәм без
  • 15 Май 2026 - 08:40
  • Караулар: 60

Республикада «Балыклар яшәсен» программасы актив гамәлгә ашырыла, ул балык запасларын саклауга һәм арттыруга юнәлдерелгән. Чараларның берсе Каракүл күлендә узды, анда ясалма уылдык чәчү урыннары булдырылды.

Домики для икры: как нижнекамские ребята спасают рыб в Каракуле

Һава торышының үзгәреп торуы һәм кеше факторы аркасында уылдык чәчү өчен табигый урыннар кими бара. Нарат ботакларыннан ясалган ясалма «өйләр» балыкка уңышлы үрчергә ярдәм итә. Нарат уылдыкны зарарлы микроблардан саклаучы махсус матдәләр бүлеп чыгара.

Красный Ключ урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр табигатьне саклауның мөһимлеген белеп кенә калмадылар, үз куллары белән уылдык чәчү урыннарын булдырдылар. Хәзер балалар табигатькә ничек ярдәм итәргә икәнен беләләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^