Татарстан Республикасы күчмә кошларның Евразия исәбендә катнашучылар саны буенча 6 нчы урынны алды. Акциядә 292 кеше катнашкан. Иң күп күзәтүләр Казанда, шулай ук Түбән Кама һәм Чистай районнарында узган.
Исәпкә алу барышында катнашучылар билгеле бер территориядә кошларны күзәткәннәр, аларның төр һәм сан составын билгеләгәннәр, ахырда нәтиҗәләр буенча хисап анкеталарын тутырганнар. Чарага теләге булган һәркем кушыла ала иде. Республикада барлыгы 1042 баш 31 төр исәпләнгән. Күк күгәрчен (270 баш), кыр үрдәге (169) һәм чыпчык (156) лидерлар булган.
Ел саен үткәрелә торган әлеге чара РФ Мәгариф министрлыгының балаларга һәм яшьләргә экологик белем бирүне үстерү буенча бөтенроссия календарь планының бер өлеше булып тора. Исәпкә алу бөтен Россия буенча октябрь башында узган һәм Бөтендөнья күчмә кошлар көненә туры китерелгән.

