ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада кайнар суны сүндерәчәкләр
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 29 Август 2025 - 09:00
  • Караулар: 158

Түбән Камада җылылык челтәрләрендә гидравлик сынаулар уздыру сәбәпле кайнар суны сүндерү планлаштырыла. Бу җылыту сезоны башланыр алдыннан аларның ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тикшерү өчен кирәк.

2 сентябрьнең 08:00 сәгатеннән 10 сентябрьнең 24:00 сәгатенә кадәр бөтен шәһәрдә кайнар су белән тәэмин итү туктатылачак. Түбәнкамалылардан вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорыйбыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^