ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Җайга салына торган оешмаларга 2025 елга финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 6 апрельгә кадәр хисап тотарга кирәк
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 11 Март 2026 - 16:59
  • Караулар: 126

Җайга салына торган оешмаларга 2026 елның 6 апреленә кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларының тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша түбәндәге сылтама буенча сорау һәм җавапларның яңа системасында 2025 елга финанс хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тапшырырга кирәк: https://data-platform.ru/lk/ru_2_16/#/.

Бирелгән мәгълүматны, сәбәпләрен күрсәтеп һәм нигезләп, аңлатма хаты кушып, агымдагы елның 1 маена кадәр генә төзәтеп булачак. Бухгалтерлык хисаплылыгының төзәтелгән формаларын кабул итү турында салым органы раславы белән тапшырырга кирәк.

Хисап бирү мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге белгечләренә (843) 221-82-70, 221-82-73, 221-82-77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^