Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында котлау язмасы куйган:
«Бүген торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә!
Алар - шәһәребездә һәм авыл җирлекләрендә атна саен тәртип һәм уңайлылык саклаучы кешеләр. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе югары җаваплылык, кешеләргә игътибар һәм төрле бурычларны оператив хәл итә белүне таләп итә.
Торак-коммуналь хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә хезмәт сөючән һәм үз эшләренә тугры булулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезнең хезмәтегез һәр кеше өчен чыннан да мөһим.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык, яңа һөнәри уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!».

