Диабет – җитди хроник авыру, ул башка авырулар барлыкка килүен арттыра.
Әгәр дә дәваланмасаң, шикәр чире иң авыр авыруларга китерергә мөмкин: күз, бөер, кан тамырлары. Кан глюкозасын контрольдә тотарга кирәк. Бу авыру шулай ук нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларына куркыныч тудыра. Бу хакта Кызыл Чишмә бистәсе урта мәктәбе педагогларына «ЦОЗ һәм МП» Дәүләт сәламәтлекне саклау автоном учреждениесеның медицина профилактикасы буенча табибы Диләрә Нуриәхмәтова сөйләде.
Диабетның симптомнары:
- аппетит арта;
- авыз кибә;
- тире корый һәм кычыта башлый;
- яралар озак төзәлә;
- хәлсезлек, көндез йокы килә;
- авырлык кими;
- еш бәдрәфкә чыгыла.
Диабетны профилактикалау:
- көн саен җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга;
- медицина тикшеренүләрен узарга (ел саен);
- тән авырлыгын контрольдә тотарга;
- физик активлыкны арттырырга;
- тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тартырга;
- рациональ тукланырга.
Табиблар диабетны булдырмас өчен, кандагы глюкоза дәрәҗәсен күзәтергә киңәш итә. Ач килеш бу күрсәткеч 3,3 тән 5,5 ммол/л га кадәр булырга тиеш. Шикәрнең югары булуы барлык органнарның дисфункциясенә китерергә мөмкин. Нинди дә булса гадәти булмаган симптомнар ачыкланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук Диләрә Рөстәм кызы диспансерлаштыру узуның мөһимлеге турында да искәртте.

