ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районында сиреналарны планлы тикшерү узачак
Җәмгыять
  • 05 Октябрь 2026 - 11:50
  • Караулар: 20

7-9 октябрьдә Түбән Кама районында гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы узачак. Бу хезмәтләрнең һәм идарә органнарының гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлләргә әзерлеген тикшерү өчен планлы укыту чарасы.

7 октябрьдә халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. 10:40 сәгатьтә электр сиреналары һәм хәбәр тарату җайланмалары кабызылачак. 10:43 тә телеканалларда һәм радиостанцияләрдә “Барыгызга да игътибар!” хәбәре җиткереләчәк.

Шулай ук кешеләр күп була торган объектларда тренировка кысаларында эвакуацияләү буенча гамәлләр башкарылачак.

Халыктан тынычлык саклауларын сорыйбыз. Барлык чаралар да укыту һәм планлы характерда.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^