«Кама» тарихи ресторанында Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев исеменнән тантаналы кабул итү чарасы булды. Чара шәһәрнең юбилеена багышланган иде.
Мактаулы гражданнарга күкрәк билгеләре тапшыру тантанасы кабул итүнең төп вакыйгасы булды. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, алар быел Ветераннар советы һәм Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы инициативасы буенча махсус юбилейга әзерләнгән.

