ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада махсус хәрби операция катнашучыларына мемориаль комплекс ачылды
Җәмгыять
  • 26 Сентябрь 2026 - 16:07
  • Караулар: 11

Бүген, Түбән Каманың 60 еллыгы уңаеннан, Җиңү монументы янында тантаналы рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс ачылды.

В Нижнекамске открыли мемориальный комплекс участникам СВО

Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре, ветераннар, махсус операциядә катнашучылар һәм шәһәр халкы катнашты.

В Нижнекамске открыли мемориальный комплекс участникам СВО

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Түбән Каманы хаклы рәвештә хезмәт сөючеләр шәһәре, көчле характерлы һәм аерым язмышлы шәһәр дип атыйлар. Радмир Беляев ассызыклаганча, мемориаль комплекс һәлак булган геройларның гаиләләре белән бергә төзелгән.

Ачылыштан соң катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^