«Алмаш» спорт лагеренда тәрбияләнүче йөздән артык бала гадәти булмаган «тренировка» узды — Түбән Каманың СИБУР предприятиесе белгечләре алар өчен экология дәресе үткәрде. Яшь атлетлар калдыкларны аерым җыярга өйрәнделәр, пластик эшкәртү циклы һәм мөһим эко күнекмәләр турында белделәр.
Дәрес программасын төрле яшь категорияләренә яраклаштырдылар. Кече яшьтәге балалар өчен «Ася и волшебные очки» танып белү китабы мотивлары буенча уен формасында дәрес оештырылды. Иң актив катнашучыларга файдалы эконәсыйхәт китаплары бүләк ителде.
«Алмаш» лагереның өлкән отрядлары практик дискуссиядә катнашты. Эколог Эльвира Сарсенова алар белән хәзерге дөньяда полимерларның роле, төрле материалларны таркату сроклары һәм икенчел эшкәртү технологияләре турында фикер алышты.
«Мондый дәресләр һәркемгә табигатьне ничек сакларга икәнен белү өчен кирәк. Без, спортчылар, көн саен үз тәнебезне күнектерәбез, әмма әйләнә-тирәбездәге дөнья өчен җаваплылык та шул ук дәрәҗәдә мөһим», - дип уртаклашты 16 яшьлек боксчы Александр Колпаков.

