ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рамил Муллин патриотик юнәлештәге оешма вәкилләре белән очрашты
Җәмгыять
  • 22 Февраль 2022 - 14:23
  • Караулар: 163
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин патриотик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, эзләнү отрядлары һәм учреждение вәкилләре белән очрашты.

Беренче эш итеп, Рамил Муллин уку йорты белән танышып чыкты. Директор Ирина Плаксина кадетлар корпусының эшчәнлеге турында сөйләде, балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтте. Учреждение базасында бассейн, тренажер залы һәм армия кул сугышы белән шөгыльләнү залы булган физкультура-сәламәтләндерү корпусы бар. Моннан тыш, укучылар музыка, бию һәм башка иҗади юнәлешләр белән дә шөгыльләнә.

Установить видеонаблюдение, открыть музей: Рамиль Муллин встретился с представителями организаций патриотической направленности

Иҗтимагый оешма һәм учреждение вәкилләре белән очрашуга күчкәндә, көн тәртибендә социаль һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алышу торды.

Ветераннар советы җитәкчесе Григорий Китанов Түбән Кама муниципаль районында хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Әмма, Григорий Леонидович фикеренчә, бу җитәрлек түгел, чөнки хәзерге яшүсмерләрнең күбесе армиядә хезмәт итүдән баш тарта. Шулай ук сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында видеокүзәтү урнаштыру тәкъдим ителде.

Установить видеонаблюдение, открыть музей: Рамиль Муллин встретился с представителями организаций патриотической направленности

«Сугышчан туганлык» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Вячеслав Фирстов та үз тәкъдимен җиткерде: «Без һәлак булган солдатларның һәм офицерларның әниләрен котларга телибез. Алар 30дан артык кеше калды, алар бу сугышларда балаларын югалткан, һәм без аларга үз туганнарыбыз кебек карыйбыз».

«Нефтехимик» һәм «Татнефть-эзләү» эзтабарлар отрядлары вәкилләре очрашуда катнашучылар белән аралашу барышында «Сугышчан дан» музеен өчен бина табарга кирәклеге турында тәкъдим ясадылар. Шулай ук эзләнү экспедицияләрен финанслауда ярдәм итү мәсьәләсе дә каралды.

Установить видеонаблюдение, открыть музей: Рамиль Муллин встретился с представителями организаций патриотической направленности

Бу һәм тагын күп кенә мәсьәләләрне агымдагы елның апреленә тапшырылырга тиешле патриотик тәрбиянең муниципаль программасына кертү турында карар кабул ителде. «Программа башта 10-20 пункттан торсын. Алга таба алар арта барачак. Шулай итеп, без патриотик тәрбия юнәлешендә үсештә булып, киләчәктә яңа планнарны гамәлгә ашыра алачакбыз», - диде Рамил Муллин.

Очрашу ахырында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ир-атларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады, нык сәламәтлек, ышаныч һәм тәвәккәллек теләде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^