Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасары Ольга Чернышева билгеләнде. Ул экология, парклар һәм скверлар эше, яшел үсентеләр, шулай ук ритуаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсе өчен җавап бирәчәк. Коллективка «Эшлекле дүшәмбе»дә аны шәһәр мэры Радмир Беляев тәкъдим итте.
“Ольга Николаевна күп еллар хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеген җитәкләде. Сез аны барыгыз да яхшы беләсез. Экология мәсьәләләренә без зур игътибар бирәбез. Түбән Кама - яшел шәһәр. Беренче төзүчеләребез җитди каркас булдырдылар, безнең бурыч - шәһәр хуҗалыгын һәм яшел үсентеләрне җаваплы күзәтү", - диде Радмир Илдар улы.

