Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы кадетлары «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының республика этабында җиңүче булдылар.
Ярышлар Казан югары танк команда училищесы полигонында узды – шартлар реаль шартларга мөмкин кадәр якынайтылган иде.
Хәзер кадетларга Татарстанны Бөтенроссия этабында тәкъдим итәргә туры киләчәк.

