ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама Мэры Рамил Муллин медиаэффективлык рейтингында өченче баскычка күтәрелде
Рамил Муллин
  • 23 Декабрь 2022 - 15:50
  • Караулар: 89

Түбән Кама Мэры Рамил Муллин медиаэффективлык рейтингында өченче баскычка күтәрелде.

Тикшерүчеләр күрсәткәнчә, отчет чорында уңай эшләр җитәрлек булган. «Исемлеккә район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеген ачу, термалар эшен башлап җибәрү кергән. Шулай ук шәһәр мәктәпләренең биш көнлек укытуга күчүен, «Адымнар» мәктәбен ачуны һәм теплоходта йөрү рейсларын эшләтеп җибәрүне дә өстик», - диелгән документта.

2022 елның lll квартал (1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр) рейтингында беренче урында Казан мэры Илсур Метшин, икенче урында - Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов. 

«ПромРейтинг» төзегән топка Татарстанның 101 дәүләт хезмәткәре кергән. Алар арасында министрлар, ведомство җитәкчеләре, шәһәр мэрлары һәм муниципаль район башлыклары бар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*