ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рамил Муллин түбәнкамалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Рамил Муллин
  • 23 Февраль 2025 - 08:00
  • Караулар: 273

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

23 февраль – тарихыбызда үзенчәлекле дата, батырлык, илебез алдындагы бурычка тугрылык һәм ватанпәрвәрлек символы. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчы-интернационалистларга, «кайнар нокталар» ветераннарына, сафта һәм запаста булган барлык сакчыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүген махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәүче солдатларны да онытмыйбыз. Россия мәнфәгатьләрен лаеклы рәвештә намус белән яклаучыларга, аның бәйсезлеге һәм суверенитеты өчен көрәшүчеләргә, хәзер хәрби постта булганнарның барысына да чиксез рәхмәт.

Кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, яклаучыларыбыз!

Барыгызга да гаилә иминлеге, барлык башлангычларыгызда уңышлар, планнарыгызның һәм алга куелган бурычларыгызның тормышка ашуын телим. Һәр көн сезгә бары тик шатлык, кызыклы очрашулар һәм вакыйгалар гына алып килсен! Нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм гаилә бәхете насыйп булсын!

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Рамил Муллин 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^